ГлавнаяИсполнителиAlqanat160 җитез ат (...Рәҗетсә дә кайчак катгыйлык,минминлегем-
название:

160 җитез ат (...Рәҗетсә дә кайчак катгыйлык,минминлегем-


автор:

Alqanat


рейтинг: ★★★★★ / 5 / 1005 просмотров
Җайланган соры тормыш,
Җылы кесә,тулы карын-
Кем өчендер бәхет
Шушы өч сүздән нибары
Алар мәңге аңламаслар
Синең төпсез күңелеңне
Тузанга карамастан,
Мин ачам күзләремне

160 җитез ат-җигелгән капот астында
365 көн-мин чабам хыялым ягына.
100 чакрым сәгаткә-
Миңа матор җырлар җырлар.
Бәрелә тәрәзгә
Тизлектән кызган йолдызлар

Булырлар янәшәмдә
Дусларның тугрылары.
Һәркемгә урын җитәр,
Иң якын туганнарым
Килеп чыкса киртәләр
Шатландырып дошманнарымны
Һичшиксез ярдәм итәр
Минем юлдашларым

160 җитез ат-җигелгән капот астында
365 көн-мин чабам хыялым ягына.
100 чакрым сәгаткә-
Ал офыкта якты утлар
Бәрелә тәрәзгә
Тизлектән кызган минутлар...

...Әгәр гомерем юлында кабынса кызыл ут,
Алып китсә мине 03нче маршрут,
Тынгысыз күзләрдә катып калса мизгел-
Берничә нәрсәне хәтреңдә тот син гел:
Дөньяны җиләсләтеп җәйге кояш батканда-
Мин булырман һәрчак синең яныңда,
Яңа үрләр юлдашына елмаюлар таратканда-
Яшәт мине зинһар яшәт аңыңда,
Рәҗетсә дә кайчак катгыйлык,минминлегем-
Кичер мине зинһар яраттым мин сине...

160 җитез ат-җигелгән капот астында
365 көн-мин чабам хыялым ягына.
Сәгаткә-100 чакрым
Һәм саф җил бәрелә йөзгә
Без буген аерым-
Иртәгә булырбыз бергә!
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "160 җитез ат (...Рәҗетсә дә кайчак катгыйлык,минминлегем-" ?
У нас недавно искали:
Ты там, где нет меня (prod. by NO BEATZ)  Просто Так. Когда рядом человек  Сансара (cover Баста)  Мамасита (Аиша Выскубова cover)  Улети [Рифмы и Панчи] [Low bass by NID]  Мамасита [slowed & screwed dboosted by makarov]  Мамасита (Jah Khalib cover)  Элджей - Ультрамариновые танцы  Ультрамариновые Танцы (Vladi &  ПАРОДИЯ: ЛСП - МОНЕТКА  Рваные джинсы (Mikis Remix) - Ringon.ru 
А как ты думаешь, о чем песня "160 җитез ат (...Рәҗетсә дә кайчак катгыйлык,минминлегем-" ?
2010-2025 © Polnoslov.ru Тексты песен