ГлавнаяИсполнителиLibertasВакыт бир (Dj Mythos edit)
название:

Вакыт бир (Dj Mythos edit)


автор:

Libertas


рейтинг: ★★★★★ / 5.3 / 1296 просмотров
Ай янында сибелгән йолдыз
Ә мин һаман ялгыз
Нурларын чәшми кояш
Син янымда булмагач.

Мина әз генә вакыт бир
Бар ишикләрне ачам
Куктә булган бар йолдызларны
Синең өчен генә алам.
Синең белән китәрбез
Бер- кем белмәгән якка
Әз генә вакыт бир
Вакытны кайтарырмын артка
Онытырбыз бар авырлыкларны
Бетәр кара көннәр
Бүлмәдә парлы итеп
Кабат янарлар шәмнәр
Тукта, юк димә
Өзәсен үзәгемне
Мина әз генә вакыт бир
Яулармын күңеленне
Калдырма мине ялгызым
Әз генә уйлап кара
Көн әкрен генә якыная
Безнең ара
Сине күрәм мин
Күзләремне йомсам да
Янымда тоям
Булсан да син еракта.
Төнге күктә йолдызлар
Күрсәтә сиңа юлны
Авыр булса да җиңәрбез
Бар булган каршылыкны
Сәгать чаба,омтыла
Карап тормыйча артка
Бу галәмне нур итеп
Түгәрәк кояш балка
Бер караштан исертте
Синең тирән күзләрен
Аларга кереп,чумып
Төннәр буе йөзәмен.
Төшемдә генэ тоям
Синең җылы тәнеңне
Синең фотосүрәтләрен
Бизи минем бүлмәмне.
Хәзергедәй һәтерлим
Очрашкан көнебезне
Түгәрәк,айлы кичтә
Чишмәгә килүебезне
Очраштылар кайнар күзләр
Бер-берсен аңладылар
Мәңгегә бергә булырга
Вәгъдәләр куештылар.

Ай янында сибелгән йолдыз
Ә мин һаман ялгыз
Нурларым чәчми кояш
Син янымда булмагач.

Вакыт үтте алар бергә ярәшеп
Беттеләр,егет кызыкайдан туеп
Ике якка киттеләр.
Югалткач кына аңладым
Бик каты яратканны
Кулымда булган бәхет кошын югалтканны.
Мин хәзер бер үзем ялгыз агач янында
Мин хәзер бер үзем,сөйгәнем юк янымда.
Вакыт бара,еллар кала
Ә һаман яратам
Син минем өчен әле дә
Кызарып пөшкән татлы алмам.
Нигә юллар аерылып
Калдык икебез дә тик
Вакытны кирегә борып
Хаталарымны эзлим
Йөрәгемә ява яңгыр
Яшеннерәк күңелгә
Татлы иреннәренең тәме
Калды минем ирендә
Ак канатлы фәрештәләр
Керегез минем хәлгә
Минем бар хисләремне
Тапшырыгыз гүзәлемә
Бәлки бер якты көндә
Тәрәзәгә күз салыр
Бар кешеләр арасыннан
Минем карашны табыр
Мин язам бу юлларны
Бары сиңа багышлап
Мин язам бу юлларны
Һәм батамын сагышка
Искә төшә һаман безнең
Бәхетле минутлар
Ләкин беләм алар
Кирегә кайтмаслар
Торышам инде күптән сине
Искә алмаска
Ләкин нурлы йөзен
Кереп калган минем башка
Оныта алмасмын төсле
Күпме торышсам да
Оныта алмасмын төсле
Яратам бит һаман да.

Ай янында сибелгән йолдыз
Ә мин һаман ялгыз
Нурларым чәчми кояш
Син янымда булмагач.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Вакыт бир (Dj Mythos edit)" ?
У нас недавно искали:
CHAINSAW (Prod. By WHITE PUNK) (#CHR)  Сансара (2017)  Тает лед (BassBoosted by MKSVSTNV)  Блокеры [BassBoosted by Prusova]  Маленький принц возвращался домой  Мало так мало  Сумасшедший Русский .com/skromno 
А как ты думаешь, о чем песня "Вакыт бир (Dj Mythos edit)" ?
2010-2024 © Polnoslov.ru Тексты песен